Буада агарин урамындагы йорт фасадында махсус хәрби операциядә катнашучы Айрат Сиразиев истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Гомерен яшь спортчыларны тәрбияләүгә багышлаган кешенең исеме хәзер ташта мәңгеләштерелде.
Сиразиев шәһәрдә «Арктика» боз сараеның талантлы тренеры буларак билгеле иде. Хоккей аның язмышына әверелгән: бозга ул беренче тапкыр өч яшендә үк баскан. Спорт дисциплинасы, җиңүгә омтылыш һәм балаларга булган мәхәббәт аның һөнәри юлының нигезе булды.
Хезмәттәшләре Айратны аерым җылылык белән искә алалар. «Арктика» спорт мәктәбе методисты Разина Алимова аның яшь чагы турында болай дип сөйләде:
— Ул һәрвакыт бик актив, энергияле малай иде. Буе кечкенә булганга, без аны яратып «Малой» дип йөртә идек. Ләкин бу кушамат артында зур йөрәкле һәм көчле характерлы кеше яшеренгән иде.
Ачылу тантанасына аңа иң кадерле булган кешеләр — аның тәрбияләнүчеләре килде. Аларның берсе, Ранель Идрисов, хисләрен тыя алмыйча, үз остазын һәр балага ачкыч таба белгән гаҗәеп игелекле кеше дип атады.
Айратның тарихы — спорт гаилә традициясенә әверелгән гаилә тарихы. Геройның әнисе Вәсилә Сиразиева сөйләгәнчә, ике улы да кечкенәдән хоккей белән шөгыльләнгән. Югары белем алгач, Айрат абыйсы юлыннан китеп, тренерлык кебек изге һөнәрне сайлаган.
2022 елның октябрендә Айрат Сиразиев Ватанны сакларга дигән батыр карар кабул итә. Махсус хәрби операция зонасында ул элемтәче булып хезмәт итә, подразделениеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итә. Ул берничә тапкыр ялга кайта, һәрвакыт якыннарын кайгырту белән уратып алырга тырыша. Әнисе белән соңгы очрашуында ул сигез айдан кайтырга вәгъдә бирә. Кызганычка, бу вәгъдә үтәлми кала.
Фаҗига хәрби бурычны үтәп кайтканда була: сугышчылар утырган квадроцикл дошман дроны һөҗүменә дучар була. Айрат авыр яралана, барлык тырышлыкларга карамастан, аны коткарып кала алмыйлар — ул госпитальгә юлда вафат була.
Мемориаль такта ачу тантанасында бик күп җылы сүзләр әйтелде. МХО ветераннары, туганнары, дуслары һәм яшь хоккейчылар герой истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Хәзер Гагарин урамы буйлап үткән һәр кеше беләчәк: монда соңгы сулышына кадәр
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев