Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында кем көчле? (фоторепортаж)

"Батыр" спорт мәктәбендә мәгариф учреждениеләренең хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Аның максаты - балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен үстерү һәм популярлаштыру, хокукый тәрбия нигезләрен ныгыту. Район мәгариф идарәсе, район башкарма комитетының хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиясе, эчке эшләр бүлеге белән берлектә оештырылган чарада...

"Батыр" спорт мәктәбендә мәгариф учреждениеләренең хокук бозуларны профилактикалау отрядлары арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Аның максаты - балалар һәм яшьләр арасында хокук саклау хәрәкәтен үстерү һәм популярлаштыру, хокукый тәрбия нигезләрен ныгыту. Район мәгариф идарәсе, район башкарма комитетының хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиясе, эчке эшләр бүлеге белән берлектә оештырылган чарада барлыгы 9 мәктәп катнашты. Конкурсантлар бәйге таләпләре буенча отряд эшчәнлеге турында аналитик белешмә тәкъдим иттеләр, иҗади эш күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җаваплар бирделәр, РФ Хәрби Көчләр уставы буенча стройда йөрделәр. Барлык нәтиҗәләр буенча Р.З Сәгъдиев исемендәге мәктәп беренче, Алших урта мәктәбе икенче, Ырыңгы мәктәбе өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев