Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Җиңү Парадында “Үлемсез полк” та катнашачак. Сез дә кушылыгыз.

Шәһәр үзәгендә 9 май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче Парадта сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, кадет, полиция, яшь коткаручылар сыйныфлары, "Форпост" отряды әгъзалары, медицина училищесы студентлары белән бергә "Үлемсез полк"та мәйдан әйләнәчәк. Район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Македонская әйтүенчә, шәһәр мәктәпләре укучылары арасында бу көнне...


Шәһәр үзәгендә 9 май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче Парадта сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, кадет, полиция, яшь коткаручылар сыйныфлары, "Форпост" отряды әгъзалары, медицина училищесы студентлары белән бергә "Үлемсез полк"та мәйдан әйләнәчәк. Район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Македонская әйтүенчә, шәһәр мәктәпләре укучылары арасында бу көнне мәйданга яу кырында һәлак булган, аннан кайткач үлгән бабаларының, әбиләренең, якыннарының зурайтылган портретларын тотып килергә теләк белдерүчеләр саны 100дән артып киткән инде. Авылларда яшәүчеләр үз җирлекләрендә узучы тантаналарда катнашачаклар.
Эре шәһәрләрдә инде традициягә әверелгән, ә буалылар өчен әле яңалык булган "Үлемсез полк" йөрешенә өлкәннәр дә кушыла ала. Моның өчен инде якты дөньяда булмаган сугыш ветераннарының фотоларын "А3" яисә "А4" форматына зурайтырга һәм аларны Бөек Җиңү бәйрәменә үзең белән алып килергә генә кирәк. Җыелу урыны 9 сәгатьтә район хәрби комиссариаты каршында булачак. Без үз гомерләре бәрабәренә тыныч тормыш яулаган якташларыбызның һәрберсен белергә тиешбез! Сүз уңаеннан, Буада Җиңү Парадында "Үлемсез полк" оештыруны сорап читтә яшәүче райондашларыбыз да мөрәҗәгать иткән иде. Аларны да кушылырга чакырабыз!
Әлфия Шәрәфетдинова.

фото http://fedpress.ru/news/society/news_society/1368088350-v-kurgane-na-p… сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәһәр үзәгендә 9 май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче Парадта сугыш ветераннары,...