Буада яңа балалар легерен төзи башлаячаклар
Шушы көннәрдә район хакимиятендә бу хакта районның төзелеш оешмалары, мәгариф һәм торак-коммуналь хуҗалыгы белгечләре катнашында киңәшмә узды.
Район төзелеш, архитектура һәи торак-коммуналь хуҗалыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, әлегә яңа лагерьның проекты эшләнә. Ул гамәлдәге “Наратлык” лагере урынында төзеләчәк һәм аның мәйданы беркүпме артачак, дип көтелә. Анда балалар өчен биш корпус төзеләчәк, дип көтелә. Корпуслар бер катлы, һәрберсе 50 урынга исәпләнгән булачак. Шулай ук заманча ашханә, спорт һәм ял итү мәйданчыклары да булачак.
Сүз уңаеннан, “Наратлык” лагере гамәлдә булачак. Төзелеш якынча быел башланачак, дип фаразлана. Ә аны төзеп бетерү срогы турында әлегә мәгълүмат бирә алмауларын белдерделәр хакимиятнең төзелеш бүлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев