Байрак
  • Рус Тат
  • Буада “Идел аръягы урманнарын саклыйк!” I ачык кокурска нәтиҗә ясадылар (+фото)

    Бүген шәһәрнең 1 номерлы сәнгать мәктәбендә уздырылган әлеге Халыкара урман көненә багышланды. Анда 7 район вәкилләре катнашты. Чараны муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров ачты.

    Ул районда балаларга экологик тәрбия бирү буенча актив эш алып барылуы хакында әйтте. Казан аграр университеты проректоры Зөфәр Закиров белдерүенчә, әлеге конкурсның төп максаты – эшләнмәләрне табигатьтә үсә торган материалларны кулланып ясарга тиешләр иде. Нәтиҗәдә балалардан 500дән күбрәк кул эше кабул ителгән. Алар арасында буалы укучыларның һәм коллективларның да эшләре бар. Конкурс кысаларында призлы урын алган укучылар бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: