Байрак
  • Рус Тат
  • Буада “Игътибар, балалар!” профилактик акциясе дәвам итә

    25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр районда "Игътибар, балалар!" профилактик акциясе дәвам итә. Бу дәвердә мәктәп балалары каникулда була, димәк, урамнарда тагын да зуррак игътибар һәм җаваплылык сорала. Моны исәпкә алып, район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларда контрольне көчәйтәләр, рейдлар үткәрәләр, бигрәк тә яшь җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерәләр. Шулай ук йөртүчеләрнең тизлек...

    25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр районда "Игътибар, балалар!" профилактик акциясе дәвам итә. Бу дәвердә мәктәп балалары каникулда була, димәк, урамнарда тагын да зуррак игътибар һәм җаваплылык сорала. Моны исәпкә алып, район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларда контрольне көчәйтәләр, рейдлар үткәрәләр, бигрәк тә яшь җәяүлеләрнең кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерәләр. Шулай ук йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларын, кечкенә пассажирларны махсус утыргычларда гына йөртүләрен һәм балаларның киемнәрендә ут кайтыргыч элементлар булуны сорыйлар. Олылар гаебе белән балаларга бәла килмәсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: