Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ике исерек йөртүчегә карата җинаять эше ачылды

Буа җәмәгать суды шушы көннәрдә ике исерек йөртүчегә карата хөкем карарын чыгарды. Хәзер административ кына түгел, ә җинаять кодексы буенча да җаваплылыкка тартылучылар икесе дә ир-атлар. Берсе Чуашстаннан, икенчесе район авылларының берсеннән. 36 яшьлек буалы "права"сын сентябрь башында гына алдырган булган. ЮХИДИ инспекторы аны кичке 11 сәгатьтә авыл урамында мотоцикл...


Буа җәмәгать суды шушы көннәрдә ике исерек йөртүчегә карата хөкем карарын чыгарды.
Хәзер административ кына түгел, ә җинаять кодексы буенча да җаваплылыкка тартылучылар икесе дә ир-атлар. Берсе Чуашстаннан, икенчесе район авылларының берсеннән. 36 яшьлек буалы "права"сын сентябрь башында гына алдырган булган. ЮХИДИ инспекторы аны кичке 11 сәгатьтә авыл урамында мотоцикл белән йөргәндә тоткарлаган. Ул, мотоциклчының аек түгел икәнлеген чамалап, аңа башта урында, аннан дәваханәгә барып алкоголь куллануга тикшерү үткә-рергә кирәклеген әйтә. Тоткарланучы соңгысына ризалаша. Табиб-нарколог аның канында 0,59 мг/л алкоголь барлыгын ачыклый. Суд барышында йөртүче үз гаебен тулысынча таныды. Аны 200 сәгать мәҗбүри эшләүгә җәлеп итү һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү хакында карар чыгарылды.
Чуашстаннан килгән 47 яшьлек тракторчы Буа - Яльчек юлында тоткарланган. Аны йөртүче таныклыгын узган елның декабрендә үк алган булганнар. ЮХИДИ инспекторы алкотестор ярдәмендә аның исерек тә булуын билгели. Аппарат транспортчының 0,178 мг/л күләмендә алкоголь кабул итүен күрсәтә. Суд икенче гаепләнүчене дә мәҗбүри эшләргә һәм "права"сыннан мәхрүм итүгә хөкем итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буа җәмәгать суды шушы көннәрдә ике исерек йөртүчегә карата хөкем карарын чыгарды.