Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада имбир бәясе 10 тапкыр диярлек артты. Сәбәбе шунда

Район газетасының  ВКонтакте  социаль челтәренләге  “Жизнь Буинска” төркемендә буалылар шәһәрдәге кайбер сату “нокталарында” имбирга бәясенең кинәт бик югары күтәрелүе турында яздылар.

 

“Буинск-Информ” корреспондентлары сәүдә итү урыннарында булып, бәяләрнең чыннан да күтәрелүен күрңеләр. Сатучылар аңлатуынча, элек  имбирның килограммы 300-350 сум тирәсе торган. Соңгы атнада аңа кискен сорау арткан. Җирле сатучылар әйтүенчә, хәзер әлеге товарның бер килограммы постовщикларда 2 мең сум тора.

-Без сатып алучыларга накладнойларны күрсәтеп тә моны раслыйбыз. Халык бу бәяләргә ризасызлык белдерә. Монда гаебебез юк, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев