Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ирекле рәвештә короновируска  анализ тапшырып булачак

Бу хакта “Буинск-Информ” хезмәткәрләренә район баш табибы Рөстәм Сәмәрханов белдерде.

-Дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә коронавируска анализ алу пункты булдырылды. Әгәр дә кеше чит илдән кайтучы белән контактка кергән булып, кинәт үзендә әлеге чир  симптомнары сизсә, яисә башка төрле шик туса, дәваханәгә килеп ирекле рәвештә анализ тапшыра ала,- диде ул.

Табиб әйтүенчә, анализларның нәтиҗәләре 2-4 көн эчендә кайтып җитәргә тиеш. Ул  уңай булган очракта бу хакта хәбәр иң кыска арада килеп ирешәчәк. Дәваханә анализлар алу өчен кирәкле приборлар белән тәэмин ителгән. Анализларны Казанда тикшерәчәкләр. Моңа кадәр ул Мәскәүгә, Новосибирск шәһәрләрендә тикшерелә торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев