Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада иртә таңда Ефремов урамындагы күпкатлы йортны су басты

Әлеге авариядә "Җылылык челтәрләре" җәмгыяте яшәүчеләрне, ә яшәүчеләр җылылык бирүче оешманы гаепли. Районда рәсми рәвештә җылыту сезоны башланса да, Ефремов урамы, 133 йорт адресы буенча әлегә җылылык җибәрелмәгән. "Җылылык челтәрләре" җәмгыяте директоры Рөстәм Мөхәммәтов белдерүенчә, йортта җылылык өчен бурычлылар булу сәбәпле, җылыту кичектерелә. Әлеге йорт буенча баш Зөлфия Гайнуллина сүзләренә...


Әлеге авариядә "Җылылык челтәрләре" җәмгыяте яшәүчеләрне, ә яшәүчеләр җылылык бирүче оешманы гаепли. Районда рәсми рәвештә җылыту сезоны башланса да, Ефремов урамы, 133 йорт адресы буенча әлегә җылылык җибәрелмәгән. "Җылылык челтәрләре" җәмгыяте директоры Рөстәм Мөхәммәтов белдерүенчә, йортта җылылык өчен бурычлылар булу сәбәпле, җылыту кичектерелә. Әлеге йорт буенча баш Зөлфия Гайнуллина сүзләренә караганда, хатын иртәнге сәгать 4тә кычкырышкан тавышка уянып китә. Дүртенче каттагы квартирда җылылык батареясыннан су бәреп чыккан һәм астагы катларга аккан. Дүртенче катта су билгә хәтле җиткән.
"Җылылык челтәрләре" хезмәткәрләре көн дәвамында торбаларны төзәтеп киткәннәр, әмма кичке бишенче яртыга да җылылыкны җибәрмәгәннәр иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлеге авариядә “Җылылык челтәрләре” җәмгыяте яшәүчеләрне, ә яшәүчеләр җылылык бирүче оешманы гаепли.