Буада К. Зыятдинов урамында яшәүчеләр пластик савытларны аерым җыю яклы
Шәһәрнең К. Зыятдинов урамындагы күп катлы йорт ишегалдында пластик савытлар җыю өчен аерым контейнер куелуы турында хәбәр иткәнебез бар.
Әлеге тирәдә яшәүчеләр моңа шулкадәр ияләштеләр, һәркөнне иртән эшкә барганда анда буш савытлар ташлап киткәннәрен күрергә була. Нәтиҗәдә контейнер тиз тула. Шушы көннәрдә “Жизнь Буинска” төркеменә алар контейнерларны ешрак бушатып китсеннәр әле, шул турыда хәбәр урнаштыра алмыйсызмы, дип мөрәҗәгать иттеләр. Без сезнең гозерегезне үтибез. Пластик савыт-сабаларны аерым җыю практикасы буалыларга ошый, күрәсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев