Байрак
  • Рус Тат
  • Буада “КамАЗ” һәм локомотив бәрелешү факты буенча ЮХИДИ бүлегеннән алынган комментарий

    Без 7 ноябрь көнне төштән соң шәһәрнең Гагарин урамында калдык сулар төягән "КамАЗ" автомобиле һәм локомотив бәрелешүе хакында язган идек. Кичә әлеге очрак буенча район ЮХИДИ бүлекчәсенең дәүләт инспекторы Наил Гайнуллин комментарий бирде. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре тикшерелгән. Авария "КамАЗ" автомобиле йөртүчесе аркасында килеп чыккан. Ул көйләнмәгән тимер юлны аркылы...

    Без 7 ноябрь көнне төштән соң шәһәрнең Гагарин урамында калдык сулар төягән "КамАЗ" автомобиле һәм локомотив бәрелешүе хакында язган идек. Кичә әлеге очрак буенча район ЮХИДИ бүлекчәсенең дәүләт инспекторы Наил Гайнуллин комментарий бирде. Юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре тикшерелгән. Авария "КамАЗ" автомобиле йөртүчесе аркасында килеп чыккан. Ул көйләнмәгән тимер юлны аркылы чыгу урынынын чыгар алдыннан "СТОП" сигналына игътибар итмәгән. Аңа карата административ эш тутырылып, җәмәгать судына җибәрелгән. Инспектор белдерүенчә, мондый тупас кагыйдә бозу очрагы булганда йөртүченең "парва"сыз калуы да ихтимал.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: