Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада канализация суларын талон буенча суырталар

Шәхси йортларда яшәүчеләр-гә, ягъни су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган, әмма су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташтырылмаган капиталь төзелеш объектлары абонентларына июнь ае-на су өчен түләү квитанциясе калын булып килде. Аңа хуҗалыктан чыгарылучы сыек көнкүреш калдыкларының исәбен алып бару өчен махсус журнал һәм калдыкларны алып китүчегә бирелергә тиешле талоннар ияртелгән....

Шәхси йортларда яшәүчеләр-гә, ягъни су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган, әмма су чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташтырылмаган капиталь төзелеш объектлары абонентларына июнь ае-на су өчен түләү квитанциясе калын булып килде. Аңа хуҗалыктан чыгарылучы сыек көнкүреш калдыкларының исәбен алып бару өчен махсус журнал һәм калдыкларны алып китүчегә бирелергә тиешле талоннар ияртелгән. "Буа Водоканалы" ябык акционерлык җәмгыяте квитанциянең арткы ягында биргән мө-рәҗәгатьтә моның ни өчен эшләнүе аңлатылган үзе. Ә һәр яңалык каршылыклы фикер-ләр, сораулар тудырмыйча калмый. Шуңа да моңа тәф-силләбрәк тукталырга булдык.
Сүзне бу яңалыкның максатыннан башлыйк. Мөрә-җәгатьтән аңлашылганча, "Буа Водоканалы" моны 2011 елның 7 декабрендәге Федераль законга нигезләнеп, юынтык суларның исәбен булдыру һәм экологиягә зыянны киметү максатында эшли. Законга килгәндә, анда өстә әйтел-гән абонентларның су чыгаруга килешүне гарантияләүче оешма, бу очракта "Буа Водоканалы", яки аның белән килешү төзе-гән шәхси ассенизация ав-томобиле хуҗалары белән төзергә тиешлеге билге-ләнгән. Тагын бер кат басым ясап әйтәбез, шәхси эшмәкәрнең водоканал белән килешүе булырга тиеш.
- Шәхси эшмәкәрләр Николай Бакунин, Илдар Габитов, Алмаз Солтанов, Рифат Сафин, Мөдәррис Хәйруллов һәм Кыят МППЖКХсы безнең белән шундый килешү нигезендә эшлиләр. Канализация чокыры тулгач, аларны яисә "Буа Водоканалы" автомобилен чакыртырга һәм шул чакта килешү төзергә ки-рәк. Бланклар барлык йөр-түчеләргә бирелгән. Тагын һәр чакырту саен имза салып махсус талонны биреп җибәрергә һәм калдык кү-ләмен журналда теркәп куярга кирәк булачак. Ә автомобиль йөртүчеләр чистарту корылмаларына кер-гәндә әлеге талоннар бе-лән бергә үзләренә ае-рым бирелгәннәрен дә тапшырып калдырачаклар,- ди водоканалның абонент бүлеге начальнигы Ирина Куликова. Бер җайга салгач авырлыгы булмас кебек. Әмма халыкны борчыган икенче бер сорау бар - түләү артачакмы? Ирина Куликова оешма автомобильләрен чакыртканда килешү төзе-гән өчен генә бәяләр үсмә-ячәк дип ышандырды. Өс-тә саналган эшмәкәрләр дә аны арттырмаслар дип ышанабыз, чөнки аерым чыгымнар тотылмый бит. Ә менә "Буа Водоканалы" белән килешү төземәгән шәхси ассенизация автомобильләре булырга тиеш түгел. Алардан канализация суларын чистарту корылмаларына кабул итмиләр. Димәк, андыйлар табигатьне пычрата. Экология мәсьәләсенә килгән-дә, водоканал хезмәткәрләре канализация базларының су үтмәслек булырга тиешлеген искәртә. СанПиН нормалары шуны та-ләп итә. Базны җир өслегенә кадәр 35 сантиметр тутырып җиткермәскә һәм ул тулган саен, әмма елга ике тапкырдан да кимрәк түгел, чистартырга кирәк.
Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Әмир ҖАББАРОВ, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе өлкән белгече:
- Әгәр дә бу чылбыр эшләп, ахырына кадәр барып җитсә, табигатьне саклау өлкәсендә алга таба зур адым булачак. Алайса, районда шәхси ассенизация автомобиле хуҗаларының урман, кыр ышыклау полосасы буйларын, чокырларны канализация сулары белән пычрату проблемасы юк түгел. Андыйларны рейдлар вакытында да ачыклыйбыз, бу өлкәдә "мәктәп патруле" дә яхшы эшли. Закон бозучыларны җаваплылыкка тартабыз, әмма ул гына җитми. Беренче чиратта экологиягә зыян салмаска өйрәнергә, ә кемнәрнедер өйрәтергә кирәк. Барлык көнкүреш, промышленность калдык сулары бары тик чистарту корылмаларына бушатылырга тиеш.Бу минем дәүләт инспекторы буларак фикерем.
Сиринә ГОМӘРОВА, хезмәткәр:
- Без әлегә кадәр дә бу мәсьәлә белән "Буа Водоканалы" белән хезмәттәшлек итүчегә мөрәҗәгать итеп килдек. Кирәк булгач килешүен дә төзербез. Табигатькә зыян салмау турында һәркем уйланырга тиеш. Тик болай да кыйммәтчелек заманында әлеге хезмәт күрсәтүгә бәяләр генә үсмәсен иде.
Николай ПЕТРОВ, пенсионер:
-Табигатьне саклауны халыкны борчымыйча да хәл итеп була бит. Килешүсез, үзбуйлап бушатып йөрүче ассенизация машиналарын тоткарласыннар. Пенсионерларга талон бирү, килешү төзү, журнал тутыру үзе бер мәшәкать. Миңа калса, бу водоканалның хәйләкәрлеге: йортка күпме су кергәнне һәм чыкканны контрольдә тотасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәхси йортларда яшәүчеләргә, ягъни су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган,...