Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада кар очты гына, Баулыда җиргә ятты

Бүген Буада беренче кар очты. Ә республиканың көнчыгышында - Баулы, Әлмәт, Азнакай районнарында кичәле-бүгенле ул җилләп-буранлап ява һәм җиргә ятарга да өлгергән. Әлмәт районында юллардагы кар көртләре белән бүген иртәнге сәгать 3тән бирле көрәшәләр. Бу максатта анда махсус штаб та төзелгән. "Буа МППЖКХсы" (инжеренлык челтәрләре) баш инженеры Салих Гафуров әйтүенчә,...

Бүген Буада беренче кар очты. Ә республиканың көнчыгышында - Баулы, Әлмәт, Азнакай районнарында кичәле-бүгенле ул җилләп-буранлап ява һәм җиргә ятарга да өлгергән. Әлмәт районында юллардагы кар көртләре белән бүген иртәнге сәгать 3тән бирле көрәшәләр. Бу максатта анда махсус штаб та төзелгән. "Буа МППЖКХсы" (инжеренлык челтәрләре) баш инженеры Салих Гафуров әйтүенчә, алар көтелмәгән кышка әзер. 8 техника - бер грейдер, тракторлар, бульдозерлар төзек һәм 2 мең тоннадан күбрәк комлы-тозлы катнашма хәстәрләп куелган. Татарстанның Гидрометеорология үзәгендә октябрь аена хас булмаган мондый һава торышының сәбәпчесе циклон булуын әйтәләр. Салкын һава торышы 12-13 октябрьгә кадәр сакланачак, ә 12сенә каршы төндә 11 градуска салкын булачагын фаразлыйлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Буада беренче кар очты.

2
X