Байрак
  • Рус Тат
  • Буада карантин бетерелде

    Кош гриппы буенча карантин июль ахырында Ташкичү, Вольнистан һәм Түбән Наратбаш авылларында биш шәхси хуҗалыкта әлеге вирус теркәлү аркасында кертелгән иде.

    Бүгеннән карантин бетерелде. Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Булат Шәкүров әйтүенчә, Буа – Яльчек һәм Казан – Ульяновск юлларында куелган ветеринария постлары алынган, үзәк базарда кошчылык продукциясе сату рөхсәт ителә. Ә менә терлек базарында тере кош-корт әлегә саттырылмый. Анда чит регионнардан килүче автомобильләргә ветеринария берләшмәсе белгечләре дезинфекция үткәрәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: