Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Казан Изге Мәрьям ана иконасын һәм Болгар Ислам академиясен тәкъдир итү булды

Буада хәзерге вакытта торгызылучы Казан Изге Мәрьям ана иконасын һәм Болгар Ислам академиясен тәкъдир итү булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да катнашты. Татьяна Петровна чыгышы башында ук Татарстанда милләтара һәм динара тигезхокуклылык, үзара хөрмәт яшәвен ассызыклады һәм дини мәдәни һәйкәлләрне торгызуда зур эш башкарылуына тукталды....

Буада хәзерге вакытта торгызылучы Казан Изге Мәрьям ана иконасын һәм Болгар Ислам академиясен тәкъдир итү булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да катнашты.

Татьяна Петровна чыгышы башында ук Татарстанда милләтара һәм динара тигезхокуклылык, үзара хөрмәт яшәвен ассызыклады һәм дини мәдәни һәйкәлләрне торгызуда зур эш башкарылуына тукталды.

Моңа мисал итеп ул 2005 елда Казанда, Кремль мәйданчыгында Кол Шәриф мәчете төзелүне, Благовещенск соборы торгызылуны күрсәтте.

-Христиан милләтле кешеләр Кол Шәриф мәчетенең кабатланмаслыгына сокланалар, шул ук вакытта мөселманнар мәйданчыктагы христиан соборына кереп аның мәһабәтлегенә "аһ" итәләр, баш ияләр. Бездә төрле дин тотучыларның тату яшәве норма, - диде ул.

2010 елда традицияне дәвам итеп республикада борынгы Болгар изге урыннары яңартыла, Свияжск шәһәр-утравы торгызыла башлады. Алты ел эчендә анда искиткеч үзгәрешләр булды. Район мәдәният йортының тамаша залына эленгән экранда Болгардагы һәм утрау-шәһәрдәге яңартылган объектларның 2010 елдагы һәм бүгенге фоторәсемнәре күрсәтелде - чагыштыру өчен.

-Әлеге төзелешләргә оешма-предприятиеләр, халык җыйган хәйрия акчаларының тиене дә югалмыйча, максатчан тотылды, - дип, Татьяна Петровна анда өлеш керткән буалыларга да рәхмәтен җиткерде.

Сүз уңаеннан, тарихи һәйкәлләрне торгызуга хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр исемнәре китап итеп басыла, алар алты томга җыелган инде. Татьяна Ларионова томнарның дәвам ителәчәгенә дә шикләнми.

Узган елның ноябрендә Татарстанда Казан Изге Мәрьям ана иконасын торгызу турында указга кул куелды, параллель рәвештә Болгар Ислам академиясе төзелә башлады.

-Дөньяда экстремистлык, террорчылык проблемасы кискен торган заманда уку йорты торгызу бик мөһим, - диде Татьяна Ларионова.

Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов мәгълүматына караганда, бүгенге көндә буалылар бу төзелешләргә 600 мең сум акча җыеп тапшырдылар. 45 меңлек халыклы район өчен бу аз, дип белдерде ул.

Милләтара һәм динара дус яшәүне хуплап төрле конфессияләр вәкилләре дә чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев