Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада кичәге яшен зыяны (+фото)

Кичәге көчле җилдә шикәр заводы бистәсендә, аерым алганда, "Электр челтәрләре" җәмгыяте территориясендә яшәүчеләр электр утсыз калды. Көчле яңгыр бетәр алдыннан гына яшен шартлавыннан соң йортларда суыткычлар, телевизорлар, лампочкалар сүнде. "Электр челтәрләре" җәмгыятенең диспетчер бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге оешма бинасыннан ерак түгел урнашкан подстанцияне яшен суккан. Оешманың электрчылары тиз арада...

Кичәге көчле җилдә шикәр заводы бистәсендә, аерым алганда, "Электр челтәрләре" җәмгыяте территориясендә яшәүчеләр электр утсыз калды. Көчле яңгыр бетәр алдыннан гына яшен шартлавыннан соң йортларда суыткычлар, телевизорлар, лампочкалар сүнде. "Электр челтәрләре" җәмгыятенең диспетчер бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге оешма бинасыннан ерак түгел урнашкан подстанцияне яшен суккан. Оешманың электрчылары тиз арада авария урынына килеп җитеп, яшен салган зыянны төзәттеләр. Электр уты 22 сәгать 15 минутта кабынды.

Кичәге гарасат шәһәрдә Ефремов урамында агачларны да аударды. Бер укучыбыз аны телефонына төшереп алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев