Буада Килдураз авыл җирлегенә караган Бәбки авылында зур җирдән бүленеп калучы гаиләләр саны өчәү.
Буа муниципаль районының бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтчелеге хәбәр итүенчә, язгы ташу сулары төшү сәбәпле, кичә 13 март көнне Килдураз авыл җирлеге территориясендәге күпердән хәрәкәт туктатылган.
Шул сәбәпле, озак еллар буена җирлеккә караган Бәбки авылы сулар тартылганчы зур җирдән өзелеп тора. Авыл җирлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, алар барысы да өлкән яшьтәге кешеләр, үз аякларында йөриләр. Азык-төлек, медицина препаратлары белән тәэмин ителгәннәр. Зур су вакытында авылга кереп-чыгып йөри алмау алар өчен гадәти күренеш. Ә дүрт бала тәрбияләнүче гаилә ташу вакытында авылдан вакытлыча китеп тора. Чөнки аларның бер балалары Тәтештә, тагын берсе Килдураз авылы мәктәбендә белем ала. Ә икесе – мәктәпкәчә яшьтәге. Бүген, 14 мартта Зөя елгасы аша салынган әлеге күпер өслегеннән агучы су биеклеге 34 сантиметр тәшкил итә. Авыл җирлеге җитәкчелеге, ярдәм кирәк булса авылга моторлы көмә белән керү оештырылачак, диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев