Буада көн уртасына тавыш бирү активлыгы ничек?
12 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча үзара салым буенча референдумда шәһәрлеләрнең 27,38 проценты, авылда яшәүчеләрнең 36,19 проценты тавыш бирде.
Шәһәрлеләр үзара салым акчасын 18 яше тулган гражданнардан җан башына 500 сум җыюга һәм аны алга таба шәһәр урамнарында тротуарлар салуга тотуга карата тавыш бирәләр. Авыл җирлекләрендә үзара салым средстволарының күпчелек өлешен юллар ясауга, шулай ук су кертүгә, зиратларны төзекләндерүгә юнәлтергә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев