Байрак
  • Рус Тат
  • Буада кораллы дезертирлар кулыннан һәлак булучыларны искә алдылар (фоторепортаж)

    Быел бу "кара" датага 15 ел тулды. Шәһәрнең үзәк мәйданына, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл каршында, гадәттәгечә, полиция хезмәткәрләре, һәлак булучлырның якыннары җыелды. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, полиция бүлеге начальнигы Радик Егоров герой хокук сакчыларының батырлыгы хакында сөйләделәр, аның хәтерләрдә мәңге сакланачагын, гаиләләрен ярдәмнән...

    Быел бу "кара" датага 15 ел тулды. Шәһәрнең үзәк мәйданына, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл каршында, гадәттәгечә, полиция хезмәткәрләре, һәлак булучлырның якыннары җыелды. Муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, полиция бүлеге начальнигы Радик Егоров герой хокук сакчыларының батырлыгы хакында сөйләделәр, аның хәтерләрдә мәңге сакланачагын, гаиләләрен ярдәмнән ташламаячакларын әйттеләр. Һәлак булучыларның исеменнән чыгыш ясаган Гөлнур Шәйдуллина район, полиция бүлеге җитәкчелегенә, хезмәткәрләргә еллар үтсә дә онытмаулары, булышулары өчен рәхмәтен җиткерде. Соңыннан һавада бердәм залп яңгырады, геройлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: