Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада коткаручылар крещение алдыннан бәкеләрне тикшерә (+фото, видео)

Кичә һәм бүген 1 номерлы зона-коткару отряды  хезмәткәрләре Кыят авылы янындагы Малая елгасында бозның куркынычсызлыгын тикшерде.

Авыл җирлеге башлыгы Евгения Корунова әйтүенчә, 18еннән 19ына каршы төндә биредә бәкегә чуму булачак.  Үлчәү аның  калынлыгы 30 сантиметр тәшкил итүен күрсәтте. Боз өстендә 5 сантиметр кар ята. Коткаручы Владимир Вишняков сүзләренә караганда, көндезләрен  һава температурасы плюс белән тора. Кагыйдә буенча бозның калынлыгы 15 см булганда аның өстенә керү рөхсәт ителә. Тик  кешеләрнең күпләп  туплануы куркыныч. Коткаручылар бәкеләр тирәсендә сак булырга чакырды, бозлыкларда аның калынлыгы төрлечә булырга мөмкин. Бәйрәмдә коткыручылар, медицина хезмәткәрләре кизү дә торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев