Байрак
  • Рус Тат
  • Буада күпер астында канга баткан мәет табылды

    21август, җомга көнне, 17 сәгаьләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена "Акчарлак" ял итү лагерена бару юлындагы күпер астында канга баткан мәет ятуы турында хәбәр алына. Урынга барган оператив төркем аның башына кирпач белән сугудан үлүен ачыклый. Ул 1964 елгы буалы ир-ат. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылынган урыннан ерак...

     
    21август, җомга көнне, 17 сәгаьләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена "Акчарлак" ял итү лагерена бару юлындагы күпер астында канга баткан мәет ятуы турында хәбәр алына. Урынга барган оператив төркем аның башына кирпач белән сугудан үлүен ачыклый. Ул 1964 елгы буалы ир-ат. Полиция хезмәткәрләре җинаять кылынган урыннан ерак түгел ике ир-атны күреп алалар. Алар полицейскийларны 4үргәч качарга керешеләләр. Тик шул дәрәҗәдә исерек булалар ки, аякларына да баса алмыйлар. Аларның качулары полиция хезмәткәрләрендә шик уята. 1990 елгы ир-егет бергә эчкәннән соң, алар арасында низаг чыгуы һәм үлүченең башына кирпеч белән сугуын таный. 1989 елгы иптәше исә, шаһит буларак әлеге фактны дәлилли. Әлегә тикшерү бара.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: