Байрак
  • Рус Тат
  • Буада көрәк һәм пычак белән сугышканнар. Сугыш чукмарларының берсе Казан дәваханәсендә авыр хәлдә кала

    Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәрнең Совет урамындагы бер йортның ишегалдына килүче полициянең участок вәкиле канга чумып җирдә яткан ир-атны күрә.

    Тикшерү барышында ачыклана: 1957 елгы ир-ат көрәк тотып, 1965 елгысы пычак белән сугышканнар. Нәтиҗәдә, беренчесе икенчесенең башына көрәк белән суккан. Шул рәвешле, 1965 елгы ир-ат көчле баш мие җәрәхәте алып Казанга, дәваханәгә озатылган. Бүгенге көндә дә ул әле авыр хәлдә кала бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: