Буада кунак егетне телефонсыз калдырганнар
1 ноябрьгә каршы төндә Адав-Толымбай авылында бер төркем кызлар, егетләр дусларының өенә бәйрәм итәргә баралар. Анда алар 9 литр сыра эчәләр. Нык исергән кунак егетләрнең берсе 8 мең сум тирәсе торучы кесә телефонын кулына тотып диванда йоклап китә, ул уянганда аннан җилләр искән була. Аны барысы да эзли, шалтыратып та...
1 ноябрьгә каршы төндә Адав-Толымбай авылында бер төркем кызлар, егетләр дусларының өенә бәйрәм итәргә баралар. Анда алар 9 литр сыра эчәләр. Нык исергән кунак егетләрнең берсе 8 мең сум тирәсе торучы кесә телефонын кулына тотып диванда йоклап китә, ул уянганда аннан җилләр искән була. Аны барысы да эзли, шалтыратып та карыйлар. Ләкин телефонны алучы, аны сүндергән була. Бу факт буенча полицейскийлар тикшерү алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев