Буада кунак хатын-кызның автомобиле көпчәкләрен салдырып киткәннәр
Ульяновск шәһәреннән Иске Борындык авылына кунакка кайткан автоледи иртә белән урамга чыкса, шәхси автомобиленең дүрт көпчәге дә юкка чыгуын күрә. 8 августтан 9ына каршы төндә билгесез затлар аның йорт алдында калдырган "ВАЗ-21150" автомобиленең дисклары белән көпчәкләрен салдырып киткәннәр. Хуҗа бу хакта 9 августта иртәнге сәгать 4тә генә белә. Хәзер бу...
Ульяновск шәһәреннән Иске Борындык авылына кунакка кайткан автоледи иртә белән урамга чыкса, шәхси автомобиленең дүрт көпчәге дә юкка чыгуын күрә. 8 августтан 9ына каршы төндә билгесез затлар аның йорт алдында калдырган "ВАЗ-21150" автомобиленең дисклары белән көпчәкләрен салдырып киткәннәр. Хуҗа бу хакта 9 августта иртәнге сәгать 4тә генә белә. Хәзер бу факт буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев