Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Кыят күперендәге фаҗигада суга баткан егет табылды

11 мартта су астында калган Кыят күпереннән чыкканда трактор суга төшеп, андагы ике кеше коткарылып, берсе – Рус Киштәге авылыннан Александр Сиротов  - хәбәрсез югалган иде.

Аны ун көннән артык вакыт төрле юллар белән эзләделәр. Аннан соң 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды коткаручылары көн саен диярлек Ивашевкадан (бүген гамәлдә булмаган ГЭС) Килдуразга кадәр 33,5 километр арада моторлы көймәдә ярларны тикшереп тордылар. Бүген көндезге сәгать 12ләр тирәсендә батучының җәсәде ГЭСтан агым буенча 1070 метр ераклыкта уң як ярда коткаручылар тарафыннан табыла. Ул куакларга эләгеп калган һәм Зөядә су кимегәч, өскә чыккан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев