Байрак
  • Рус Тат
  • Буада “Көзге каникул” профилактика чарасы башлана

    Ул бүгеннән старт ала һәм һәм мәктәпләрдә көзге каникул төгәлләнгән көнгә - 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында ЮХИДИ, ПДН хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре рейдлар үткәрәчәкләр. Нәни юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга "Тукта - синең гомер куркыныч астында" дигән карточкалар тутырылачак. Һәр кагыйдә бозу очрагы...

    Ул бүгеннән старт ала һәм һәм мәктәпләрдә көзге каникул төгәлләнгән көнгә - 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында ЮХИДИ, ПДН хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре рейдлар үткәрәчәкләр. Нәни юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга "Тукта - синең гомер куркыныч астында" дигән карточкалар тутырылачак. Һәр кагыйдә бозу очрагы турында баланың уку урынына хәбәр ителәчәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Гыймалетдинов әти-әниләрне бу чорда балаларны күздән ычкындырмаска, контрольне көчәйтергә чакыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: