Байрак
  • Рус Тат
  • Буада күзне “кискеч” лампалы автомобильләрне аулыйлар (+фото)

    Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән  алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан шәһәрдә автомобильләренә үзбуйлап светодиод LED лампочкалары урнаштырган дүрт очрак теркәлгән.

    Соңгы вакытта хокук сакчылары закон бозу очракларының артуын әйтә. Фараларга рөхсәт ителмәгән лампочкалар урнаштырмаска куша. Инспекторлар юлда күзне кискеч яктырткыч  лампочкаларны урында ук салдырачаклар. Закон бозучыга карата суд карары нигезендә алты айдан алып бер елга кадәр йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителү яный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: