Буада “Үлемсез полк” сафлары биш меңнән дә артты
“Үлемсез полк” сафында Җиңүне якынайтуга өлеш керткән якыннарының зурайтылган фотоларын тотып йөрүчеләр сафы елдан-ел арта. Быел аларны шәһәр үзәге көчкә сыйдырды. Акциядә катнашучы меңләгән кешенең күпчелеген буалылар тәшкил итсә, авыллардан килүчеләр дә күп, Казаннан һәм башка шәһәрләрдән кайтучылар да бар иде.
– Без үзебез Казанда яшибез. Сугышта катнашкан әтиләребез Хәйдәр Каюмов һәм Мөхәррәм Камалов Бикмураз авылыннан. Ике ел Казанда “Үлемсез полк” сафында йөрдек. Быел Буага кайтырга булдык, – диләр Зөһрә һәм Әмир Камаловлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев