Байрак
  • Рус Тат
  • Буада өлкәннәр җырладылар, биеделәр, такмаклар әйттеләр (+фото)

    Узган атнада Ял үзәгендә “Барысыннан да өлкән” дип аталган концерт-тамаша узды.

    Әлеге чараның инициаторы Ләйсән Бурнашева сүзләренә караганда, күптән түгел үзәк каршында элеккеге мәдәният хезмәткәрләре – ветераннар катнашында “Умырзая” түгәрәге оешты. Өлкәннәргә багышланган бу кичәне уздыруга түгәрәк әгъзалары да күп көч куйды. Концертта катнашучы апа-абыйлар сәхнәне “дер” селкеттеләр – җырладылар, биеделәр шигырьләр, такмаклар әйттеләр, төрле музыка коралларында уйнадылар.

    Соңыннан һәрбер катнашучыга истәлекле бүләк һәм “Барысыннан да өлкәнрәк” дип исемле медальон тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: