Байрак
  • Рус Тат
  • Буада: өлкәннәргә микродулкынлы мичләр, күчтәнәчләр һәм җылы теләкләр (фоторепортаж)

    Бүген мәдәни үсеш үзәгенә Өлкәннәр көне уңаеннан быел районда 70 яшен тутыручы юбилярларны чакырдылар. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин, Шакир Яһүдин, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров та катнашып, җылы теләкләрен ирештерделәр. Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бүгенге көндә быел 70 яшен тутыручы 350дән күбрәк кеше яши....

    Бүген мәдәни үсеш үзәгенә Өлкәннәр көне уңаеннан быел районда 70 яшен тутыручы юбилярларны чакырдылар. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин, Шакир Яһүдин, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров та катнашып, җылы теләкләрен ирештерделәр. Социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бүгенге көндә быел 70 яшен тутыручы 350дән күбрәк кеше яши. Аларның барысына да азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырдылар.

    Аннан соң кунаклар бәйрәм уңаеннан картлар өчен интернат йортта тәрбияләнүчеләр янына килделәр. Җылы теләкләрдән соң Марат Җаббаров коллективка микродулкынлы мичләр бүләк итте. Шакир Яһүдин исә традиция буенча киләсе яртыеллыкка газета-журналларга яздырачакларына ышандырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: