Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Лондоннан сәяхәтче Левенте Борбей булып китте (+ фото)

Левенте Борбей Румыниядә туган, хәзерге вакытта Лондонда яши. Милләте буенча венгр, үзен саны аз булган секей халкыннан дип саный, чуашларның тамырлары да шунда барып тоташуын әйтә. Россиягә дә ул чуашларның тормышы, тарихы белән танышу максатында килгән. Сәяхәтен Чуашстан башкаласы Чабаксардан башлаган. Буада шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена кергән. Биредә фәнни...

Левенте Борбей Румыниядә туган, хәзерге вакытта Лондонда яши. Милләте буенча венгр, үзен саны аз булган секей халкыннан дип саный, чуашларның тамырлары да шунда барып тоташуын әйтә. Россиягә дә ул чуашларның тормышы, тарихы белән танышу максатында килгән. Сәяхәтен Чуашстан башкаласы Чабаксардан башлаган. Буада шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена кергән. Биредә фәнни хезмәткәр Гөлия Зәйнуллина берничә телдә аралашкан, әмма русчаны начар белгән чит ил кунагына музей буйлап экскурсияне инглиз телендә үткәргән. Левенте шәһәр белән берникадәр танышуын, ветеринария техникумында булуын һәм Буаның матур, тарихи шәһәр булуын әйткән. Аннан соң ул музей хезмәткәрләре аңа Боерганга, инглиз теле укытучысы, туган якны өйрәнүче Михаил Вериялов янына барырга тәкъдим иткәннәр. Михаил Петрович аны Тахаръял төбәге белән таныштырган, музейларга алып кергән. Буалыларга рәхмәтле калган кунак сәяхәте турында Лондондагы публицист дустына барысын да тәфсилләп җиткерәчәк, анысы үз чиратында мәкалә бастырып чыгарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев