Бүада медицина ветеранын юбилее белән котладылар
Кичә, бүген, иртәгә

Бүада медицина ветеранын юбилее белән котладылар

Юлия Серебрякова 90 еллыгын билгеләп үтте.

Буа үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмерханов хастаханәнең элеккеге хезмәткәре Юлия Васильевна Серебрякованы юбилее белән котлады. Күп еллар дәвамында ул хирургия бүлегендә санитарка булып эшләгән.

Кунакларны юбиляр аяк өстендә каршы алды. Чәй өстәле артында Юлия Васильевна үзенең хезмәт еллары турында истәлекләре белән уртаклашты, озак дистә еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре турында сөйләде. Чын күңелдән эшләгән бүлеге хакында сорашты.

Рөстәм Сәмерханов юбилярга чәчәкләр һәм хастаханә коллективыннан истәлекле бүләк тапшырды. Кунакчыл хуҗабикә игътибарга һәм кайгыртуга җавап итеп, кунакларны бусагага кадәр озатты һәм аларны киләсе юбилейга чакырды.


Нет комментариев