Байрак
  • Рус Тат
  • Буада мәгарифтә яңа билгеләүләр

    Район мәгариф идарәсенең рәсми мәгълүмат чаралары бердерүенчә, Зур Фролово Н.Г. Шафранов исеменәге төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры итеп Рамил Наил улы Кавиев билгеләнде.

    Н. Кавиевнең мәгариф системасындагы стажы 25 елдан күбрәк. Ул Ульяновск педагогия университетының физик тәрбия бирү факультетын тәмамлаган. Зур Фролово мәктәбенең элеккеге директоры Марат Илшатович Мөхәммәтҗанов, яшәү урынын үзгәртү сәбәпле,  эштән азат итүләрен сорап гариза язды.

    Ташкичү төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры итеп Владимир Валерьевич Владимиров билгеләнде. В. Владимиров Яковлев исемендәге Чуашстан педагогия университетының физик тәрбия бирү факультетын тәмамлаган. Моңа кадәр Алших мәктәбендә физкультура дәресләре укыткан, физик тәрбия белеме укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкләгән. 20 елдан күбрәк Ташкичү мәктәбен җитәкләгән Фирдүс Фидаиович Фәткуллин үз теләге буенча әлеге вазифадан азат ителгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: