Байрак
  • Рус Тат
  • Буада “Мәңге яшә, туган телем!” дигән фәнни- гамәли конференция үткәрелде

    Туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе.

    Чөнки тел бетсә, милләт тә бетәчәк. Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Әлеге ел кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына Туган телләр һәм халыклар бердәмлегенә багышланган проектларын тормышка ашыру өчен бәйге- грант игълан иткән иде. Шәһәребезнең 1 нче номерлы мәктәбе әлеге бәйгедә катнашты һәм җиңеп чыкты. Бүген 2 декабрь көнне шул грант кысаларында “Мәңге яшә, туган телем!” дигән фәнни- гамәли конференция үткәрелде. Барысы 62 эш кабул ителде. Эш 4 секциядә оештырылды: “Ата- бабамнар теле”, “И, бөек, кодрәтле...”, “Лингвист галимнәр галериясе”, “Безнең яраткан бәйрәмнәребез”. Конференциядә Буа районы укучыларыннан тыш Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Яшел Үзән районнарыннан да катнаштылар. Туган телләре белән кызыксынучы укучылар булганда телебез, милләтебез юкка чыкмас дип ышанып калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: