Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада мөселманнар, христианнар бер-берсе белән дус яшиләр (+фото)

Милләтара һәм конфессияара тынычлыкның, гражданлык килешүенең, динне, мәдәниятне, бер-береңнең йолаларын итү хөрмәт итүнең күпьеллык тәҗрибәсе - республиканың заманча үсеш нигезе. Күпьеллык мәдәни һәм рухи мираска сакчыл караш, традицион рухи кыйммәтләргә таяну - Татарстанның характерында ул. Безнең республика гасырлар буе төрле халыкларның уртак йорты буларак үсеш ала. Татарстанда мөселман һәм христиан...

Милләтара һәм конфессияара тынычлыкның, гражданлык килешүенең, динне, мәдәниятне, бер-береңнең йолаларын итү хөрмәт итүнең күпьеллык тәҗрибәсе - республиканың заманча үсеш нигезе.

Күпьеллык мәдәни һәм рухи мираска сакчыл караш, традицион рухи кыйммәтләргә таяну - Татарстанның характерында ул. Безнең республика гасырлар буе төрле халыкларның уртак йорты буларак үсеш ала. Татарстанда мөселман һәм христиан мәдәнияте хәзинәләре, дин тотучылар өчен изге урыннар урнашкан. Мәчетләрне, чиркәүләрне торгызу хакимиятнең игътибар үзәгендә тотыла. Символик үрнәкләрнең берсе булып 1932 елда шартлатылган Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу, параллель рәвештә Болгар ислам академиясен төзү. Узган елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хактагы указга кул куйды. Һәм моның белән республикадагы мөселманнарның православие христианнарының дини хисләренә бердәм хөрмәт булуын ассызыклады.

- Мәрьям Ана соборы белән беррәттән Ислам академиясен төзү дә гамәлгә ашырыла. Бу Татарстанның милләтара тынычлык булдыруның бер ачык мисалы, - диде Президент.

Узган атнада ике көнлек эшлекле визит белән Татарстанга килгән Бөтенроссия патриархы Кирилл да Татарстанда диннәр һәм милләтләр тигезлеген югары бәяләде:

-Татарстанда күркәм традиция бар - православие динендәгеләрнең һәм мөселманнарның изге җирләрен яңарту. Мондый хәлне сез башка кайда күрә аласыз? Бары Россиядә генә. Без аерым, шуңа көчле без! - диде ул.

Татарстан милли фестивальләр һәм бәйрәмнәр уздыруны традициягә керткән беренче регион булды. Казанның ике телле балалар бакчалары Россиядә иң яхшылары дип танылды. Әлеге мисаллар республикада һәр милләткә милли үзаңны реализацияләү, мәдәниятне саклау һәм үстерү өчен барлык шартлар тудырылуы турында сөйли.

Татарстанның кечкенә моделе булган Буада да конфессияара тигез хокуклылык, мөсеманнарның, христианнарның бер-берсенең диннәренә хөрмәт белән каравы гомер-гомердән калыплашкан. Шәһәрдә мәдрәсә-мәчетләр белән бер территориядә Троица чиркәве эшләп тора. Һәрберсендә дини йолалар үтәлә, бәйрәмнәр үткәрелә. Бу нигездә төрле конфессия вәкилләре арасында конфликтлар туганы юк.

Хәзерге вакытта шәһәрдә узган гасыр башында сүтелгән мәдрәсә комплексының тагын бер бинасы торгызыла. Объектны сафка бастыру тулысынча халыктан җыелган средстволарга алып барыла.

-Төзелешкә нинди булса да техника кирәк булса, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм. Нинди милләт вәкиле булуга карамастан, гозеремне кире какмыйлар. Изге эшкә ярдәм кулы сузудан мөселман да, христиан динле кешеләр дә баш тартмый, - ди мәдрәсә директоры Рәшит Маликов.

Берүк вакытта районның чуашлар, татарлар, руслар яшәгән Мөкерле авыл җирлегендә, Протопопово авылында Изге Троица чиркәве реконструкцияләнә. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Носов әйтүенчә, физик көч таләп иткән эш булганда чиркәүне төзекләндерүгә чуашлар, руслар белән беррәттән татарлар да киләләр. Хәзерге вакытта гыйбадәтханәдә тышкы һәм эчке төзекләндерү бара. Аның фасады элеккеге проект буенча күтәрелә.

-Райондагы мәчетләр, храмнар төзелүгә дә шатмын. Бу бит безнең балаларыбызга калдырасы мирас, - ди Алших авылының изге Маргарита храмы настоятеле Сергей Раевский. Аның сүзләрен район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов та куәтли.

-Шөкер, райондагы ике дин вәкилләре дә киңәшеп, аңлашып яшибез. Район буенча алып барыла торган эшләребез дә уртак - экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы көрәш максатында киңәшмәләр, төрле милләт балаларын җыеп спорт бәйгеләре үткәрәбез, яшьләр белән аңлату эшләре алып барабыз. Мәчетләрне төзекләндерү буенча уртага салып сөйләшәбез. Бу эштә башка дин вәкилләре дә булыша. Мәсәлән, "Авангард" агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин шәһәрнең 3нче мәхәллә мәчетенә акчалата ярдәм итте. Киләчәктә дә шулай тату яшәргә насыйп итсен, - ди ул.

Милләтара, динара татулык, дуслык безнең районыбызның да алга таба үсеше, халкының бердәмлеге нигезе ул. Без моның белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев