Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада мунча ачылды

Узган шимбәдә буалылар кулларына себерке тотып юынырга ашыктылар - бу көнне шәһәрдә күптән көтелгән вакыйга булды -шикәр заводы мунчасы яңадан ачылды. Шәһәр уртасындагы мунча ябылгач, күпкатлы йортларда яшәүчеләр аптырап калды. Халык аны яңадан ачуны сорап, кая гына мөрәҗәгать итсә дә, файдасы булмады. Шулай итеп барысын да борчыган әлеге проблема хәл...

Узган шимбәдә буалылар кулларына себерке тотып юынырга ашыктылар - бу көнне шәһәрдә күптән көтелгән вакыйга булды -шикәр заводы мунчасы яңадан ачылды.

Шәһәр уртасындагы мунча ябылгач, күпкатлы йортларда яшәүчеләр аптырап калды. Халык аны яңадан ачуны сорап, кая гына мөрәҗәгать итсә дә, файдасы булмады. Шулай итеп барысын да борчыган әлеге проблема хәл ителмичә, берничә ел дәвамында "һавада эленеп торды". Мөшкел хәлне шикәр заводы мунчасы коткарды, ул, озак капиталь ремонттан соң, парланырга яратучылар өчен ишекләрен ачты.

Яңа мунча өметләрне аклады - биредә барысы да уйланып эшләнелгән: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым чишенү бүлмәләре, душ, парлану зонасы, хәтта эсседән чыккач, рәхәтләнеп утырырга чәй эчү урыны да бар. Мунча берьюлы 10 кешегә хезмәт күрсәтә ала. Көннәре дә билгеле: иртәнге 10 сәгатьтән кичке 8гә кадәр җомга, якшәмбе көннәрендә хатын-кызлар, шимбәдә ир-атлар юына ала. Мунчаның персоналы ике кешедән гыйбарәт - халыкны оператор Булат Гафаров һәм кассир Зөһрә Луконина "юындыра".

- Ачылган көнне барысы 35 кеше юынды. Халыкка бик тансык мунча бу. Чистарынгач, чәйләп тә алдылар, - диде кассир ханым.

Мунчаны карап тоту буенча җаваплы оешма - "Буа МППЖКХсы ("инженерлык челтәрләре)" җәмгыяте икътисадчысы Раиса Кузминцева сүзләренә караганда, анда бер тапкыр юыну бәясе 130 сум тора. Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен 50 процент ташлама каралган, 5 яшькә кадәрге балалар бушлай керә ала.

Иң мөһиме, тамчы бозны тиште, кешеләр, сорый-сорый, мунчалы булды. Димәк, буалылар элеккечә биредә чистарынып, парланып, ял итеп, чәй эчеп кайта алалар. Җиңел пар белән, сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев