Байрак
  • Рус Тат
  • Буада наркотиклар белән “эләгүчегә” суд булды

    Кичә шәһәр суды 27 яшьлек буалы С.ны хөкем итте. Суд булганчы тикшерү 3 айга якын вакыт барды. Егетне полицейскийлар быел 17 июль көнне Казан - Ульяновск автотрассасының 127 километрында тоткарладылар. Аларда С.ның Ульяновск шәһәреннән наркотик матдә алып кайтуы турында оператив мәгълүмат була. Егет идарә иткән автомобильне туктаткач, салонда тентү үткәргәндә...


    Кичә шәһәр суды 27 яшьлек буалы С.ны хөкем итте. Суд булганчы тикшерү 3 айга якын вакыт барды.
    Егетне полицейскийлар быел 17 июль көнне Казан - Ульяновск автотрассасының 127 километрында тоткарладылар. Аларда С.ның Ульяновск шәһәреннән наркотик матдә алып кайтуы турында оператив мәгълүмат була. Егет идарә иткән автомобильне туктаткач, салонда тентү үткәргәндә зур күләмдә наркотик матдә табыла. С. товарны билгесез кешеләрдән 1 мең сумга сатып алуы хакында әйтә.
    С. судта үз гаебен тулысынча таныды. Аны дәүләт файдасына 30 мең сум штраф түләттерү белән 4 елга ирегеннән мәхрүм итттеләр. Суд С.ның әлеге җинаятьне ачуда ярдәм күрсәтүен, аның кечкенә баласы булуын исәпкә алып 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.
    Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: