Байрак
  • Рус Тат
  • Буада наркотикларга каршы комиссия киңәште

    Район хакимиятенең утырышлар залында узган киңәшмәне муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров алып барды. Анда мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков укучылар, студентлар, арасында медицинага карамаган наркотик һәм психотроп  маддәләр кулланучыларны ачыклау максатында медицина каравы үтү  турында чыгыш ясады.

    Киңәшмәдә шулай ук балаларның җәйге ялларын файдалы итеп уздыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында да сүз барды. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә контрольләү кирәклегенә басым ясалды. Шөгыль үзәге директоры Рәсим Абитов яшьләрне җәйге чорда шөгыльле итү, хезмәт шартлары турында сөйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: