Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ничә әни 50 һәм 100 мең сум дәүләт ярдәме алды?

Татарстанда авыл җирендә яшәп бала табучы хатын-кызларга бер тапкыр бирелүче пособие бирелү турында закон кабул ителгән иде.

Ул узган ел башыннан гамәлгә керде. Һәм районда беренче баласын алып кайткан 43 әнигә 50 мең сум, өченче сабыен тудырган 5 әнигә 100 мең сум акча  акчалата ярдәм бирелде.  Әлеге түләүнең кемнәргә тиешлеге хакында тагын бер кат  искәртеп үтәбез.  Акчалата ярдәм  2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудыручы Россия Федерациясе гражданнарына бирелә. Аны алу өчен бала туган көннән соң алты айдан да соңга калмыйча, республика матди ярдәм итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әниләр  документлар белән мөрәҗәгать иткән вакытка Татарстан Республикасында өч елдан да ким булмаган вакыт авылда яшәргә тиешләр. Законда яшь чиклеге турында да язылган. 25 яшькә кадәр беренче баласын “алып кайтучы” әниләргә 50 мең сум, 29 яшькә кадәр өченче баласын  тудыручыларга  100 мең сум акча бирелә. Моның өчен Буа районындагы 15 номерлы республика матди ярдәм итү үзәгенә гариза,  паспорт, банктагы исәп реквизитлары, бала Татарстан Республикасыннан читтә туган очракта туу турында таныклыгы, вәкаләтле затларга ышаныч кәгазьләре күчермәләрен алып килү шарт. Барлык документларны кабул итеп алганнан соң, пособиене түләү 10 көн эчендә каралачак. Акчалата ярдәм балалары тулысынча дәүдәт карамагында булган һәм әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән яисә чикләнгән гражаннарга бирелмәячәк.

Сүз уңаеннан, узган ел районда әлеге ярдәмне алу өчен  беренче баласын табучы 43 әни мөрәҗәгать иткән,  100 мең сум алучылар 3әү булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X