Буада әнисен кыйнаган 51 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарылды
Ул Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 1 бүлеге буенча, ягъни сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салуда гаепле дип табылды. Бу хәл апрельдә була. Иске Суыксуда яшәүче ир-ат үз өендә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә 84 яшьлек әнисен кыйный - башына суга, берничә мәртәбә тибә. Авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган әби...
Ул Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 1 бүлеге буенча, ягъни сәламәтлеккә алдан уйлап авыр зыян салуда гаепле дип табылды. Бу хәл апрельдә була. Иске Суыксуда яшәүче ир-ат үз өендә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә 84 яшьлек әнисен кыйный - башына суга, берничә мәртәбә тибә. Авыр дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган әби дәваханәгә озатыла. Суд утырышы барышында зыян күрүче гаеплене гафу итсә дә, суд аны җәзаны гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәү рәвешендә 1 елга ирегеннән мәхрүм итте. Суд карары үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев