Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада ОСАГО полислары кая китте?

Шушы көннәрдә генә редакциягә чираттагы автомобиль йөртүче мөрәҗәгать итте. Ничә иминиятләштерү компаниясенә җиткән, страховкалау полисын рәсмиләштерә алмаган. Кызганычка каршы, бу бер кеше генә зары түгел, полислар кая киткән? Шуңа ачыклык кертергә теләп, шәһәрдәге иминиятләштерү компанияләрен йөреп чыктык. "Наско" страховкалау компаниясенең Буадагы территориаль идарәсендә хәлне болай аңлаттылар баш компания филиалга 7...

Шушы көннәрдә генә редакциягә чираттагы автомобиль йөртүче мөрәҗәгать итте. Ничә иминиятләштерү компаниясенә җиткән, страховкалау полисын рәсмиләштерә алмаган. Кызганычка каршы, бу бер кеше генә зары түгел, полислар кая киткән? Шуңа ачыклык кертергә теләп, шәһәрдәге иминиятләштерү компанияләрен йөреп чыктык.

"Наско" страховкалау компаниясенең Буадагы территориаль идарәсендә хәлне болай аңлаттылар баш компания филиалга 7 район өчен меңнән күбрәк ОСАГО полисы бланкы бирә. Әлеге күрсәткеч "Наско"да даими страховкаланучылар - үз клиентлары исәбеннән чыгып планлаштырыла. Соңгы вакытта моңарчы башка компанияләрдә "автогражданка" рәсмиләштерүчеләр күп килә башлаган, шуннан чиратлар хасил булган.

-Көнгә дистәләп полис сатабыз. Һәр рәсмиләштерүгә 30 минутлап вакыт китә. Җитмәгәннәрне чиратка куябыз. Беркемне дә кире бормыйбыз, - диде директор урынбасары Резеда Исхакова.

Ерак түгел урнашкан "Росгосстрах" җәмгыятенең Буа шәһәрендәге агентлыгында 6 июльдә һәм 7сендә иртәнге якта ОСАГО полисы артыннан килүчеләрне кире борганнар - бланклар кайтып өлгермәгән. Җитәкче Гөлия Кафиятуллина 7 июльдә сәгать өчкә Казаннан бланклар кайтып җитәчәге һәм мөрәҗәгать итүчеләргә шунда ук ОСАГО рәсмиләштерү мөмкин булачагына ышандырды.

Халык телендә хокук саклау органнары иминиятләштерү компаниясе дип йөртелгән оешмада безне каршы алучы хуҗа Йолдыз Галимова:

-Мин юридик хезмәт күрсәтүләр белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр генә. Килешүләр төзеп, иминиятләштерү полислары алып кайтып автомобильләрне страховкалау буенча чикле генә хезмәт күрсәтәбез. Соңгы вакытта бланклар табу кыенлашты. ОСАГО артыннан килгән клиентларны кире борырга мәҗбүрбез, - диде.

Күптән түгел ачылган "Ак Барс страхование" иминиятләштерү компаниясенең Буадагы агентлык төркеме менеджеры Марина Егорова белдерүенчә, биредә торакларын страховкалаган клиентларны "тотып тору" өчен генә клиентларына ОСАГО полисларын рәсмиләштерәләр. Бланкларның "дефицитка" әверелүенә үзе дә гаҗәпләнә.

Йөртүчеләр белә, ОСАГО полисы кытлыгы проблемасы бүген генә калкып чыкмаган, тик бу кадәр кискен торганы юк иде. Алар бланк артыннан бер агентлыктан икенчесенә күчеп йөргәндә ташламалардан колак кагудан да куркалар. 2013 елдан башлап ел дәвамында авариясез йөртүчеләргә тиешле бонус-малус коэффициентының (ташламаның) зурлыгы Россия автостраховкалаучылар берлегенең автоматлаштырылган системалы бердәм базасында билгеләнә башлады. Ул база һәр страховкалау компаниясе өчен бердәм, ягъни йөртүче кайсы гына иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итсә дә, аның ташламасы бер үк зурлыкта булырга тиеш. Ләкин монда бер момент бар, әгәр агент ОСАГО полисында йөртүченең исеме-фамилиясен, башка мәгълүматларын хата белән язса, ул, чыннан да, бонус-малус коэффициентыннан коры калырга мөмкин. Әгәр йөртүчегә аңа бирелгән ташлама аз тоела яки юк икән, аны кире кайтаруга гариза язарга кирәк булачак. Аның формасы Россия автостраховкалаучылары берлеге (РСА) сайтында күрсәтелгән. Гаризага паспорт һәм йөртүче таныклыгының, алдагы еллардагы ОСАГО полисының сканкүчер-мәләрен ияртергә кирәк. Үтенеч 30 көн эчендә каралачак.

Дөресен әйткәндә, ОСАГО полисы рәсмиләштерүчеләр страховкалау компанияләре өчен отышлы клиентлар түгел. Көн саен булып торган юл-транспорт һәлакәте фонында күпме автостраховка түләүләре башкарылганны күз алдына китерәсе кыен түгел. Шуңа күрә иминиятләштерүчеләр арасында "автогражданка" рәсмиләштерүчеләргә мөлкәтне, тормышны страховкаларга тәкъдим итүчеләр бар. Монысы закон кысаларында, әмма әлеге страховкалау продукциясен көчләп тагу рөхсәт ителми. Сез аннан баш тартырга да хокуклы. Шулай ук полисны югалтсагыз, дубликат түләүсез булырга тиеш.

Җыеп әйткәндә, "автогражданка" бланклары дефициты йөртүчеләр башына авыр күсәк булып төшә. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге документны таләп итәчәк. Ә юл-транспорт һәлакәте була калса, проблема тагын да катлаулырак төс алачак.

Бу хакта тулырак бүген көндезге 2дә "Буа дулкыннары" тапшыруында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев