Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән акция старт алды

Басма матбугатка язылу чорының иң кызган вакытында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акциягә ширкәтнең генераль директоры Андрей Кузьмин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды инде. Исегезгә төшерәбез: 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры 18...

Басма матбугатка язылу чорының иң кызган вакытында «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акциягә ширкәтнең генераль директоры Андрей Кузьмин, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев кушылды инде.

Исегезгә төшерәбез: 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры 18 июньдә тәмамлана. Күп кеше, элеккедән килгән гадәт буенча, почтальонны көтеп газета-журналларга язылуны иң соңгы көнгә калдыра. Ә бит хәзер яраткан газета яки зәвыкълы бизәлешле журналны электрон рәвештә дә яздырып була. Моның өчен "Почта России" сайты яки Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталына кереп, тиешле төймәләргә басып, кирәкле матбугат чарасын сайларга һәм банк картасы белән түләргә генә кирәк. Билгеле, почтага барып вакыт үткәреп йөргәнче, мондый ысул күпкә отышлырак.

- Кичә генә үземнең Instagram битендә мин #Подпишиблизких #Подпиширодителей акциясе башлануы турында хәбәр иттем. Ә бүген исә әти-әниемне электрон ысул белән газеталарга яздырып та куйдым. Бу гамәл бернинди дә өстәмә чыгымнар таләп итми, җитмәсә, бөтен процесска ике-өч минут кына сарыф ителде, - дип сөйләде "ТАТМЕДИА" медиаширкәтенең генераль директоры Андрей Кузьмин. - Яшь буын төрле гаджетларга бәйле булса да, өлкән буын кешеләре әле һаман да мәгълүмат белер өчен газета-журналларны көтеп ала. Аларга шундый бүләк эшләп без хәерле гамәл генә кылачакбыз. Бүгеге көндә чыга торган басма матбугат һаман да сыйфатлы эчтәлеге белән үзләренә тартып тора. Алар шулай ук мәдәният һәм тел традицияләрен саклап килә. Минем уйлавымча, без бөтенебез дә басма матбугат чараларына шул рәвешле ярдәм кулын сузырга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев