Байрак
  • Рус Тат
  • Буада полицейскийга суккан кешене хөкем иттеләр

    Полиция бүлегендә шәһәрдәге бер йортта ир-атлар арасында низаг килеп чыгу турында хәбәр алына. Әлеге мөрәҗәгать буенча килгән полиция хезмәткәре бәхәскә керүчеләргә карата беркетмә тутыру өчен аларга полиция бүлегенә барырга тәкъдим итә. Ир-атларның берсе бу сүзгә каршы җавап итеп полицейскийга дорфа сүзләр әйтә башлый, аннан битенә суга. Судта ир үз гаебен...

    Полиция бүлегендә шәһәрдәге бер йортта ир-атлар арасында низаг килеп чыгу турында хәбәр алына. Әлеге мөрәҗәгать буенча килгән полиция хезмәткәре бәхәскә керүчеләргә карата беркетмә тутыру өчен аларга полиция бүлегенә барырга тәкъдим итә. Ир-атларның берсе бу сүзгә каршы җавап итеп полицейскийга дорфа сүзләр әйтә башлый, аннан битенә суга.

    Судта ир үз гаебен таный. Ул дәүләт файдасына 10 мең сум штраф түләячәк.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: