Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Ренат Харис премиясен бирделәр (фоторепортаж)

Шушы көннәрдә шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә "Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без" дип исемләнгән II республикакүләм Ренат Харис укулары үтте. Анда Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнарыннан, Казанның 4 номерлы гимназиясеннән, күрше Чуашстаннан укучылар көч сынады. Укытучылар да тәҗрибә уртаклаштылар. Шигырь укучыларны, рәсем ясаучылар-ның эшләрен Г. Тукай...

Шушы көннәрдә шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә "Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без" дип исемләнгән II республикакүләм Ренат Харис укулары үтте.

Анда Буа, Апас, Тәтеш, Чүпрәле районнарыннан, Казанның 4 номерлы гимназиясеннән, күрше Чуашстаннан укучылар көч сынады. Укытучылар да тәҗрибә уртаклаштылар.

Шигырь укучыларны, рәсем ясаучылар-ның эшләрен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, аның тормыш иптәше Лилия ханым, филология фәннәре докторы, язучы, галим, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин, прозаик, шагыйрә, тәнкыйтьче Рифә Рахман, язучы драматург Рәдиф Сәгъди, яшь шагыйрь Рифат Сәлах, җирле укытучылар, рәссамнар, шагыйрьләр бәяләде. Шигырь уку бәйгесендә катнашучылар Ренат Харис шигырьләрен берничә телдә сөйләргә тиеш иделәр.

- Быел шулай катлауландырырга уйладык, - ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хөснетдино-ва. Шигырь нинди телдә яңгыраса да, ул сөйләүче тарафыннан яшәлгән булырга тиеш. Өлкән сыйныф укучыларын тыңлаган Фоат Галимуллин моның төп таләпләрнең берсе булуын әйтте.

- Тагын сүз көче, сәхнәдә дөрес басып тору, куллар хәрәкәте - барысы бергә генә сәнгатьле укуны тәшкил итә, - дип ул укучыларга мастер-класс та күрсәтте: Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасыннан өзек укыды. Укучылар арасыннан Аксу мәктәбеннән Рәсим Хәйруллинны мактады.

- Бу укытучы өчен дә югары бәя бит, - ди укытучысы Рәзинә Хәйруллина. Рәсим бу көнне беренче урын алды. Аңа һәм төрле секцияләрдә, төрле яшь төркемнәрендә призлы урыннар ал-ган укучыларга Татарстан Язучылар берлегенең Дипломнары, катнашучыларга Шаһәдәтнамәләре тапшырылды. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп җитәкчелеге, татар теле һәм әдәбияты укытучылары укуларны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен Берлекнең Рәхмәт хатына лаек булды. Кунакларның аерым рәхмәт сүзләре Ренат Харис исемендәге Сәнгатьне күрү музее экскурсоводы Дилүзә Хөснетдинова адресына булды.

Бу көнне һәр елдагыча Ренат Харис сәләтле укучыларга үзенең премияләрен тапшырды. Аларны шагыйрь кулыннан Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән 10 сыйныф укучысы, саксофончы Руслан Климовский, 5 номерлы гимназиянең 9 сыйныфыннан рәсем ясау остасы Найлә Хөсәенова, 1 номерлы мәктәпнең шигырь сөйләүдә танылган 3 сыйныф укучысы Самат Ханбиков алдылар. Ренат Хариска җавап йөзеннән төзүчесе музей җитәкчесе Гөлнур Айзетуллова исеменнән мәктәп музее тарихын чагылдырган һәм Буа типографиясендә басылган яңа җыентык бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев