Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада Сабантуй гөрләде (+ фоторепортаж)

Ике сәгать элек "Буа-Алан"да Сабантуй төгәлләнде.Котлаулардан, театрлаштырылган тамашадан соң беренче булып кыр батырларын, авыл уңганнарын бүләкләделәр. Аларны халкыбызның милли уеннарында, спортта көчлеләр, җитезләр алыштырды. Бу көнне 500гә якын кеше ГТО нормаларын да тапшырды. "Спортлы Татарстан" мәйданчыгыннан кеше өзелмәде, чират та хасил булды. Барысы да Дипломнар, истәлек бүләкләре алдылар. ГТО нормаларын...

Ике сәгать элек "Буа-Алан"да Сабантуй төгәлләнде.Котлаулардан, театрлаштырылган тамашадан соң беренче булып кыр батырларын, авыл уңганнарын бүләкләделәр. Аларны халкыбызның милли уеннарында, спортта көчлеләр, җитезләр алыштырды. Бу көнне 500гә якын кеше ГТО нормаларын да тапшырды. "Спортлы Татарстан" мәйданчыгыннан кеше өзелмәде, чират та хасил булды. Барысы да Дипломнар, истәлек бүләкләре алдылар. ГТО нормаларын тапшыручыларның иң өлкәненә 70, иң яшенә 11 яшь иде. Иң соңыннан пъедесталга татарча көрәш батырлары күтәрелде. Өлкәннәр арасында Иске Суыксу авылында яшәүче, 111 номерлы янгын частенда хезмәт куючы Илсур Хөсәенов батыр калды. Ул бу исемгә өченче елгы Сабантуйда да лаек булган иде. Җилкәсенә тәкә салдылар, традицияне дәвам итеп, Янтуганда туып-үскән бертуган Фәттаховлар аңа төсле телевизор бүләк иттеләр. Батыр асты - Түбән Наратбаштан Данир Сабиров. Яшьләр арасында абсолют җиңүне Буа егете, бүген Тәтеш педагогия училищесында укучы Раил Сафиуллин яулады. Ул шулай ук тәкә һәм акчалата премия белән бүләкләнде.


Балаларнаң үз мәйданчыгы. Быел тутырылган батутларның тагын да биегрәкләре, кәмитләрнең, сикергечләрнең тагын да кызыгракларын алып килгәннәр. "Аждаһа", "Пират" "Патша сарае" эчендә сикер дә, сикер. Кая бар тагын мондый кызык. Мотоблок-поезд да үз урынында. Хәзер җилтерәтеп, әйләндереп килә, Быел балалар мәйданында тагын яңа һөнәрчеләр килде: битләргә рәсем төшерүчеләр. Буяу белән кем генә ясамыйлар: кыз күбәләкләр, нәни принцессалар, чәчәкләр, малайлар алыпбатырлар, җәнлекләргә әйләнгәннәр. Уеннар никадәр күбрәк булса, уйнарга теләүчеләр дә шулкадәр.Акчаң гына җитсен. Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре балалар өчен уеннар да оештырганнар. Кем тапкырлыкта, кем тизлектә сынатмады.

Сабантуй капкасыннан һәркемне кунакчыл җирле үзидарә биләмәләре каршы алды. Кайнар чәй, өчпочмак, кабартмалар белән сыйлады алар Сабантуй капкасын ачып килгән мәртәбәле кунакларны, райондашларны. Җәяүле юлының икенче ягында агрофирмалар могҗиза корганнар. Ясалма тирмән белән кое, патша таратасы, фонтанлы күл, челтерәп аккан сулы, күперле елгачык янында балалар күңел ачты, истәлеккә фото төштеләр,

Шуннан ерак түгел кечкенә сәхнәләрдә авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре концерт күрсәттеләр Татарча да, русча да, чуашча да җырладылар алар, . Үз талантын күрсәтергә теләүчеләр дә сәхнәгә күтәрелделәр. Бура өйләрнең берсендә китапханә хезмәткәрләре "Әдәбият елы" уңаеннан бай күргәзмә оештырганнар. Аның белән янәшәдә татар өе урнашкан.

Шулар аша уңган, булган буалыларның барлык һөнәрләрен, гасырлар буена сакланып килгән традицияләрне ачып бирде алар. Көн кичке якка авышкач та халык кайтырга теләмәде, музыкага биеде, җырлады, рәте белән тезелгән аш мәйданчыгында сыйланды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ике сәгать элек “БуаАлан”да Сабантуй төгәлләнде