Байрак
  • Рус Тат
  • Буада шәһәр башлыгы сайланды (фоторепортаж)

    Бүген район башкарма комитетының утырышлар залында Буа шәһәр Советында "Бердәм Россия" фракциясенең Буа шәһәре башлыгы вазифасына кандидатура тәкъдим итү буенча утырышы узды. Анда шәһәр Советының 10 депутатының 7се катнашты. Алар, "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе сәяси Советы Карарын хуплап, Буа шәһәре башлыгы вазифасына Марат Азат улы Җаббаров кандидатурасын тәкъдим...

    Бүген район башкарма комитетының утырышлар залында Буа шәһәр Советында "Бердәм Россия" фракциясенең Буа шәһәре башлыгы вазифасына кандидатура тәкъдим итү буенча утырышы узды. Анда шәһәр Советының 10 депутатының 7се катнашты. Алар, "Бердәм Россия" партиясенең Буа җирле бүлекчәсе сәяси Советы Карарын хуплап, Буа шәһәре башлыгы вазифасына Марат Азат улы Җаббаров кандидатурасын тәкъдим итү турында карар кабул иттеләр. Шунда ук өченче чакырылыш Буа шәһәр Советының 24нче утырышы узды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - Буа шәһәр башлыгын сайлау каралды. Фракция җитәкчесе, 4 номерлы Үзәк сайлау округы буенча депутат Николай Белов фракция карарын утырыш депутатларына җиткерде. Утырыш эшендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсе начальнигы Илнур Гарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да шәһәр башлыгы вазифасына Марат Азат улы Җаббаровны тәкъдим итүен әйтте. Аннан соң утырышта катнашкан 11 депутат яшерен тавыш бирү юлы белән сайлау ясадылар. Марат Азат улы Җаббаров бертавыштан шәһәр башлыгы итеп сайланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: