Байрак
  • Рус Тат
  • Буада “Сәләт” клубы бар (+ фото)

    Буалы укучыларны берләштерүче клуб күптән түгел М. Вахитов исемендәге гимназия базасында ачылды. Бу уңайдан анда Казаннан "Сәләт" клубы Президенты Айгөл Габдрахманова, "Буа-Гәйрәт" лагере әйдаманнары Ләйсән Гыйльфанова, Чулпан Фатыйхова, Буа районы өчен җаваплы әйдаман Альбина Маннапова катнаштылар. Сәламләү чыгышларыннан соң буалы укучылар ике ай эчендә эшләнгән эшләре турында сөйләделәр, видеоролик һәм...

    Буалы укучыларны берләштерүче клуб күптән түгел М. Вахитов исемендәге гимназия базасында ачылды. Бу уңайдан анда Казаннан "Сәләт" клубы Президенты Айгөл Габдрахманова, "Буа-Гәйрәт" лагере әйдаманнары Ләйсән Гыйльфанова, Чулпан Фатыйхова, Буа районы өчен җаваплы әйдаман Альбина Маннапова катнаштылар. Сәламләү чыгышларыннан соң буалы укучылар ике ай эчендә эшләнгән эшләре турында сөйләделәр, видеоролик һәм презентация күрсәттеләр, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Кунаклар залдагыларны ике командага бүлеп "Ике сәгатьтә смена булдыр!" уены уйнаттылар. Дуслык җиңде. Чара флешмоб белән төгәлләнде - аңа балалар да, өлкәннәр дә кушылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: