Байрак
  • Рус Тат
  • Буада сөт савуны киметмәскә тырышалар

    Терлекчелектә кышлату чоры дәвам итә. Бар игътибар малларны технология таләпләрен үтәп ашатып, продукция алуны киметмәүгә юнәлтелергә тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җи-тештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Идрис Дәү-ләтшин белән аның барышы белән танышу өчен берничә хуҗалыкка юл тоттык. "Коммуна"га килгәндә, терлекчеләр иртәнге савымнан өйләренә кайта иделәр. Килдураз товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә...

    Терлекчелектә кышлату чоры дәвам итә. Бар игътибар малларны технология таләпләрен үтәп ашатып, продукция алуны киметмәүгә юнәлтелергә тиеш.
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җи-тештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Идрис Дәү-ләтшин белән аның барышы белән танышу өчен берничә хуҗалыкка юл тоттык.
    "Коммуна"га килгәндә, терлекчеләр иртәнге савымнан өйләренә кайта иделәр. Килдураз товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә узуга биредәге тәртип күзгә ташланды. Барысы да урынында. Маллар кардага чыгарылган, алларында салам, печән җитәрлек. Хуҗалык һәр сыердан тәүлегенә уртача 25,5 килограмм сөт савып, алай гына түгел, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыра барып, районда лидер булып тора.
    - Технология таләпләрен төгәл үтәп, дирекциянең, белгечләрнең, терлекчеләрнең үз вазифаларын төгәл үтәве нәтиҗәсендә биредә җитештерүчәнлекне узган елгыдан арттыруга ирештеләр. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов һәр хуҗалык җитәкчесенә үзлә-рендә ит, сөт җитештерүне киметмәү бурычы куйды,- ди Идрис Дәүләтшин.
    Соңгы вакытта "Алан" җәмгыятендә терлекчелектә булган кайбер кимчелекләрне бетерүгә ирешелде. "Авангард" агрофирмасында, "Ямбулат" хуҗалыгында технология таләпләрен төгәл үтәлүенә игътибар бирелә. Тәү-леклек савым һәр сыердан уртача 20-22,2 килограмм тәшкил итә. Нәсел яңартуга, яшь бозауларны карап үстерүгә игътибар бирелә, дирекция тарафыннан нәтиҗәләр ясап барыла.
    "Ак Барс Буа" агрофирмасының 4 номерлы филиалында сөт җитештерүне узган елгы дәрәҗәдә тоталар. Әмма гыйнвар аенда продукциянең товарлылыгы түбән булган. "Кыят" җәмгыяте савымчылары үз вазифаларын намус белән башкарып, үз карамакларындагы маллардан тәүлегенә 18-20шәр килограмм сөт савып алуга ирешәләр.
    Фермер хуҗалыкларының да эш нәтиҗәләре начар тү-гел. Шундыйларның берсе - Ырыңгы авылыннан Алексей Кубайкин хуҗалыгы. Мөмкинлек булгач аларның эше белән дә таныштык. Хуҗа киләчәкне күзаллап, һәр нәрсәне санап, яңалыкларны куллануга алып эш итә. Узган ел сыерларның баш саны илле булса, быел сик-сәнгә җиткергән. Тәүлеклек уртача савым - һәр сыердан 17 килограмм. Алексей дәүләтнең зур ярдәмен тоеп яшәвенә дә бик сөенә. Узган ел грант откан. Быел 200 башка исәпләнгән, заманча җиһазлары белән абзар төзергә планлаштыра. Бу өстәмә эш урыннары булдыру дигән сүз дә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: