Байрак
  • Рус Тат
  • Буада Степановка урманында мәктәп укучыларының туристлык слеты уза

    Өченче көн рәттән Буаның яшь туристлары төрле бәйгеләрдә көч сыныйлар. Алдагы ике көндә спорт ориентлашуы, җәяүле туризм техникасы ярышлары, туристлык походлары, "Минем команда" фотографияләр, иң яхшы лагерьга конкурслар узды. Спорт ориентлашуы буенча егетләрдән барлык призлы урыннарны Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары - Андрей Гришин, Айназ Биктаһиров, Дмитрий Камаев яуладылар....


    Өченче көн рәттән Буаның яшь туристлары төрле бәйгеләрдә көч сыныйлар. Алдагы ике көндә спорт ориентлашуы, җәяүле туризм техникасы ярышлары, туристлык походлары, "Минем команда" фотографияләр, иң яхшы лагерьга конкурслар узды. Спорт ориентлашуы буенча егетләрдән барлык призлы урыннарны Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары - Андрей Гришин, Айназ Биктаһиров, Дмитрий Камаев яуладылар. Кызлардан аларның командашы Алена Полякова өченче нәтиҗә күрсәтте. 5 номерлы мәктәптән Алия Әхмәтова беренче, М. Вахитов исемендәге гимназиядән Алсу Мәхмүтова икенче булды. Бүген слетның соңгы көнендә туристлар туган якны өйрәнүчеләр арасында һәм "визит карточкасы" конкурсында иң көчлеләрне ачыклаячаклар. Алардан соң 48 нче туристлык слетының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.15 команда арасында кайсылары иң югары бллар туплавын кабат хәбәр итәчәкбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: